Җинаять һәм җәза
8 февраль 2022, 05:57

Тоткыннар төрмәдә эчеп-тартып ятканнар

Иректәге кебек кыланганнар. 

Салават шәһәрендә төрмә хезмәткәренә ришвәт биргәннәре өчен  өч тоткынга  карата өчен җинаять эше ачканнар. Бу хакта төбәкнең Тикшерү комитетында хәбәр итәләр.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, тоткыннар 2020 елның  сентябрь-декабрь айларында колониянең күзәтчелек итү төркеменең кече инспекторына акчалар биргән. Инспектор исә колониядә утыручыларга мобиль телефоннар, спиртлы эчемлекләр һәм тарту катнашмалары алып кергән. Ришвәт күләме 1,5 мең сумнан  алып 12 мең сумга кадәр тәшкил иткән. Монда ришвәт күләме  турыдан-туры инспектор алып кергән товарга бәйле булган. 4 ай вакыт эчендә надзиратель 62,5 мең сум акча “эшләгән”.

Ришвәт алу очракларын БР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең   үз хәвефсезлеге бүлеге хезмәткәрләре ачыклаган. Тикшерүчеләр хөкем ителгәннәрдән, төрмә хезмәткәрләре һәм җитәкчелегеннән сорау ала. Инспектор эшеннән азат ителгән. Аңа карата кузгатылган җинаять эше судта карала. 

Чыганак: ufa.kp.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас