

Нинди җәза тиеш?
Нефтекама шәһәр судында 55 яшьлек иргә карата хөкем җәзасы чыгарылган.
Ул законсыз рәвештә агач кискән.
Суд материаллары буенча шул билгеле: былтыр 22 июль көнне ул үзенең танышына бер җир участогындагы агачларны кисеп бирүен сорап мөрәҗәгать иткән. Яңавыл урман хуталыгына караган Николо-Березовска участогындагы бу мәйданны ул үзенеке дип белдергән.
Аптырган иптәше ризалашкан. 12 төп үсеп утырган наратны кисеп аударган. Нәтиҗәдә, урман хуҗалыгына 775 389 сумлык зыян килгән.
Ир кешеүзенең гаебен таныган. Киселгән агачларның аның җире булмаган җирдә булуын белмәгән, дип аңлаталар судның матбугат хезмәтендә. Үзе килеп гаебен белдерүен, гаебен тануын, үкенүен, беренчегә җинаять кылуын, сабый балалары булуын исәпкә алып, суд аңа мәрхәмәтлелелек белдергән.
Нәтиҗәдә, гаепле ирне ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр һәм... Яңавыл урман хуҗалыгына 775 389 сум түләтү турында карар кабул иткәннәр.
Фото: gtrk.tv