Җинаять һәм җәза
7 февраль 2022, 03:25

Йорты яныннан машинасы югалган

Ә ачкычы кайда булган?

Йорты яныннан машинасы югалганЙорты яныннан машинасы югалган
Йорты яныннан машинасы югалган

Яңа Тәтешле авылында яшәүче 55 яшьлек ир полициягә шалтыратып, үзенең «Шевроле Круз» автомобиле югалуы турында хәбәр итә.

Машинасын йорт янында куеп, өендә йокларга яткан. Шул вакытта автомобиль яныннан узып баручы бер ир аның хәлен белергә кергән. Тик йорт хуҗасының йоклап ятканын күргәч, аның автомобиль ачкычын урлап алып чыгып киткән. Руль артына утырып, Пермь краена юл тоткан ул. Анда аны ЮХХДИ хезмәткәрләре туктаткан. Ә ул - чит кеше машинасында һәм исерек килеш!

Моңа кадәр дә берничә тапкыр хөкем ителгән 29 яшьлек егет үз гаебен таныган. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас