

2021 елда иң еш урланган ризыклар дип сыр, колбаса, сөт ризыклары һәм алкогольле эчемлекләрне атаганнар.
Иң күбе Сыр һәм колбаса эшләнмәләрен урлау очраклары теркәлгән. Бу товарларга барлык караклык очракларының 20,3 проценты туры килә. Икенче урында – сөт ризыклары. Алар өлешенә 19,6% туры килә. Өченче урында – спиртлы эчемлекләр (18,7%). Топ-5леккә кофе (15,3%) һәм диңгез ризыклары (12%) да кергән.
Шул ук вакытта, аналитиклар билгеләвенчә, иң урлана торган товарлар әллә ни үзгәрми. Соңгы 10 елда караклар өчен “өстенлекле” товарлар исемлеге тотрыклы. Һәм аңа сатып җибәрердәй әйберләр керә.
2021 елда видеоаналитика системалары кибетләрдә 263 мең караклык очракларын теркәгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу чирек өлешкә диярлек (90 мең очрак) күбрәк. Шул ук вакытта, кибетләргә 70 процентка кадәр зыянны сатып алучылар түгел, ә үз хезмәткәрләре сала икән. Гомум зыян әйләнештән 1% кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Бер караклык очрагының уртача зыян суммасын да ачыклаганнар. 2020 елда ул 1067 сум тәшкил итсә, узган елда ул 1400 сумга кадәр җитә. Белгечләр моны хаклар артуы белән бәйли.
Чыганак: lenta.ru