Җинаять һәм җәза
5 февраль 2022, 13:57

Бу арада гына шалтырата алмас...

Ялган хәбәр тараткан.

31tv.ru31tv.ru
31tv.ru

Башкортстанда телефон террорчысын кулга алганнар. Аны Стәрлетамакта “эләктергәннәр”.

Стәрлетамак шәһәрендәге бер сәүдә комплексына шартлаткыч куелган, дип шалтыраталар. Сатучыларны һәм сатып алучыларны шунда ук бинадан чыгаралар.

Тиздән полиция шалтыратучы кешенең кайдалыгын ачыклый. Аны кулга алалар. 21 яшьлек эшсез егет үз гаебен таный. Ул Стәрлетамактагы сәүдә үзәгенә шартлаткыч куелуы хакында Күмертаудан шалтыратуын сөйли.

Ялган телефон террорчысына карата җинаять эше ачылган. Аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Шулай ук әлеге хәбәр аркасында килеп туган зыян суммасын да каплатачаклар. Чөнки эшкуарларга матди зыян килгән. Аннары, хокук саклаучыларның этләр белән бинаны тикшерүе дә – шактый чыгымлы эш.

 

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас