Җинаять һәм җәза
4 февраль 2022, 08:20

Товарын карточка белән түләгән һәм... полициягә эләккән

Ник алай килеп чыккан соң?

Товарын карточка белән түләгән һәм... полициягә эләккәнТоварын карточка белән түләгән һәм... полициягә эләккән
Товарын карточка белән түләгән һәм... полициягә эләккән

     Хәзер күпләр кибетләрдә  товарларын банк картасы белән түли. Тиз дә, уңайлы да.  Ләкин монда бер “хикмәт” бар – карточка үзеңнеке булырга тиеш. Югыйсә, Нефтекамада яшәүче 19 яшьлек егет урынына калырга мөмкинсез.

       Ул да товарларын карточка белән түләгән. Ләкин ул чит кешенеке булып чыккан. Карточканы 33 яшьлек икенче иркәй югалткан булган. Һәм тиз арада полициягә хәбәр иткән. Карточканың эзенә төшкәнче, аның белән әле бер кибеттә, әле икенчесендә товар сатып алулары турында смслар килә икән. Менә шулай итеп егетнең эзенә төшкәннәр дә.

       Егет гаебен таныган. Карточкадан тоткан акчаны да кире кайтарган, әмма аңа карата җинаят эшен барыбер кузгатканнар. Аңа я 100 мең сум штраф, я алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Нәтиҗә бер – урамда банк карточкасы тапсагыз,  аны я шул банкка тапшырырга, я хуҗасына кайтарырга кирәк.

Фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас