

Уфада бер ир телефоннар кибетеннән 65 мең сумга кәрәзле телефон сатып алган. Тик соңрак түләгән акчалары ялган булуы ачыкланган.
Полиция чакыртып, бу хәлне тикшергәннәр. Полиция җинаятьченең эзенә тиз төшкән.Ул 35 яшьлек уфалы булып чыга. Полицейскийлар ачыклаганча, ир моны махсус эшләгән.
"Телефонны сатып алгач та ломбардка биреп, 30 мең сум алган. Шундый юл белән ул ялган акчаны чынына әйләндергән", - дип хәбәр ителә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Башта мондый җинаять кылырга егетнең башында да булмаган, имеш. Урамда бер пачка ялган акча тапкач кына аңа бу идея килгән. Иргә карата җинаять эше кузгатылган - шәһәрдән чыгып китмәү турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.