

Водительләр, йоклап ятмагыз!
Көне буе руль артында баргач, ял итми булмый, билгеле. Әмма ял итсәң дә, уяу булырга кирәк икән. Әле дә ягулык урлыйлар, ди. Тверьнең Ржев районында бер экспедитор водитель иртән машинасын кабыза алмаган. тикшереп караса, бакта тамчы да ягуылк булмавы ачыкланган. Аптырагач, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Якындагы видеокамералар ярдәмендә караклар ачыкланган.
Ике ир, водитель йоклаганда килеп, шланг белән бензин багыннан ягулыкны салдырып алганнар. 22 литрлы ике канистр ягулыкны трассада икенче бер фура водителенә сатып, акчасын туздырып та куйганнар.
Җинаять эше кузгатылган. 35 һәм 36 яшьлек бу ике каракны бишәр ел колониядә “кунак булу” җәзасы көтә, чөнки аларның бу кырын эшләре беренчегә булмавы ихтимал икән.
Караклык аерым кешеләрнең канына салынадыр инде... Урлашалар! Саталар! Төрле дәрәҗәдәге кешеләр үзләре! Ил, дөнья тулган шундыйлар белән...
Фото: nerulife.ru