

Уфа районы суды мәктәпнең элекке директорына карата “мошенниклык” маддәсе буенча хөкем карары чыгарган.
Башкортстан прокуратурасы мәгълүматы буенча, 2016 елдан 2019 елга кадәр гаепләнүче, мәктәп директоры буларак, мәгариф учреждениесе өчен кирәк дигән сылтау белән, укытучылардан ай саен акча җыйган. Аның кулы астында эшләгән 19 укытучы дәртләндерү түләүләренең бер өлешен директорга биреп барырга тиеш булган.
“Ул, коллективның ышанычыннан файдаланып, 790 мең сумнан күбрәк акча урлаган, аларны үзе теләгәнчә тотынган. Гаепләнүче үз гаебен танымады”, – диләр ведомстводан.
Суд элекке директорга шартлы рәвештә 4 ел һәм 10 айга ирегеннән мәхрүм итәргә, сынау чоры – 4 ел һәм 6 ай дигән җәза биргән. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.