

2022 елның 1 февраленнән илдә 8 закон үз көченә керәчәк дип хәбәр итте Русия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Шуларның берсе - педофил-рецидивистларны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү. Бу күбрәк элек хөкем ителгәннәргә кагылачак. Законда ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларны көчләү, шулай ук ул башка авыр җинаять белән бәйле булган очракта җинаятьче гомерлеккә төрмәгә утыртылачак, дип язылган.
Канунны катгыйландыру халыкны мондый җинаятьчеләрдән якларга мөмкин бирер дигән өмет уята.
Күптән кирәк иде мондый җәза, шулай бит?