Җинаять һәм җәза
29 гыйнвар 2022, 07:44

Сөякләр кызныкы булып чыкмаган

Мичтә табылган сөякләр кемнеке?

velikiynovgorod.bezformata.com Сөякләр кызныкы булып чыкмаганvelikiynovgorod.bezformata.com Сөякләр кызныкы булып чыкмаган
Сөякләр кызныкы булып чыкмаганФото:velikiynovgorod.bezformata.com

Великий Новгород өлкәсенең Холма шәһәрендә 25 гыйнварда полициягә 2020 елда туган кызның югалуы турында хәбәр килә. Әнисе әйтүенчә, бала караватта яткан булган, хатын мунчага киткән. Хатын бер сәгатьтән өенә кайта һәм баланы табалмый. Ишек бикләнмәгән була, әмма өйдә чит кеше керүе дә, кыйммәтле әйберләр югалуы да сизелми.

Шунда ук Тикшерү комитеты җинаять эше ача һәм өйдәге мичтән сөякләр табыла. Экспертиза күрсәтүенчә, бу сөякләр кешенеке булып чыкмаган. Хатын үзе этнеке булырга мөмкин дип аңлаткан.

Берүк вакытта район хакимиятенең мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә карата да “Ваемсызлык” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.  

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас