Җинаять һәм җәза
27 гыйнвар 2022, 07:05

Суыкта урамга куып чыгарганнар

Ачы суыкта урамда ялангач басып торган баланы фотога төшереп, интернетка куйганнар. Тикшерү комитеты бу уңайдан җинаять эше ачкан.

Фото: телеграм-канал SHOT Суыкта урамга куып чыгарганнарФото: телеграм-канал SHOT Суыкта урамга куып чыгарганнар
Суыкта урамга куып чыгарганнарФото:Фото: телеграм-канал SHOT

Алтай краенда ике яшьлек баланы тәртипкә утырту максатыннан ялангач килеш урамга ачы суыкка куып чыгарган әнисе белән үги әтисен кулган алганнар. Бала хастаханәдә, ул зур зыян алмаган, дигән Алтай краенда бала хокукларын яклаучы Ольга Казанцева.

Малай әлеге вакытта Шелоболихинск район хастаханәсендә. Балалар омбудсмены сабыйны край балалар хастаханәсенә салуны сорап сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Гаиләдән ике баланы тартып алып, балалар йортына озатканнар. Бу аларның беренче тапкыр гына шундый тәрбия ысулы куллануы түгел икән.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан, мәрхәмәтсез әти белән әни тикшерү изоляторында.

Чыганак: m24.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас