

Ерткычлар...
Хәтерегездә булса, 18 гыйнварда педофилларны гомер ахырына кадәр тимер рәшәткә артына утырту турында закон каралды. Бу закон балигъ булмаганнарга карата көчләү гамәлләре кулланып караган, ике яки аннан да күбрәк балага карата шундый гамәл кылган өчен инде бер тапкыр җәзага тарттырылган җинаятьчеләргә карата кабул ителде. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин үзенең Telegram-каналында хәбәр иткән иде.
“Эш дәвам итәчәк. Безгә балаларны саклау мөһим. Үз мөмкинлекләрен шундый җинаятьләр өчен куллануы ихтимал булганнардан. Шуңа бәйле рәвештә: әгәр көчләү бала белән яшәүче; балигъ булмаганны тәрбияләү һәм аны карау, укыту өчен җаваплы, мавыгуларын яклаучы; балигъ булмаганнарга хезмәт тәрбиясе һәм белем бирү тармагында эшләрне алып баручылар тарафыннан кылынса, без катгыйрак чаралар кертү юлларын карыйбыз” – диде спикер.
Бу тәкъдимнәр 7 февральдә Дума Советында каралачак.
Кичә Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россель педофилларга үлем җәзасын бирүгә кертелгән мораторийны бетерү кирәк дигән тәъдим белдерде. Костромада биш яшьлек кызның ерткычларча үтерелүен истә тотып, шушы тәкъдиме белән чыгышы ясаган Россель эфәнде.
Аның фикеренчә, үлгәнче төрмәгә утырту гына бу категория җинаятьчеләр өчен бик аз. Закон буенча сөйләшүдә ул каршы фикерен белдереп, балаларга карата кылынган җинаять өчен атарга кирәк, диде.
“Аңлашылмый, ни өчендер без моңа бик лояль карыйбыз. Бу бит ерткычлар эше. Мондый адымга ерткыч кына бара ала. Һәм моның өчен атарга кирәк”, - дип белдергән Эдуард Россель.
Финанс яктан да, мондый җинаятьчеләрне асрау дәүләт өчен отышлы түгел. Алар эшләмиләр, шулай булгач, гомер ахырына кадәре аларны асрарга тиеш булабыз, – дип ассызыклады губернатор.
РФ Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко сенаторны тынычландырырга тырышты, әмма аның фикерен хупламады.
“Алар психик авырулар, ерткычлар, кеше түгелләр. Әлбәттә, аларны җәмгыятьтән араларга кирәк. Ләкин, Эдуард Эргартович, мин үлем җәзасын кайтаруга каршымын, шуңа күрә бу очракта сезгә теләктәшлек белдерә алмыйм”, - диде ул.
Совет Федерациясендә бертавыштан педофилларны гомергә ирегенннән мәхрүм итү тәкъдимен хупладылар.
4 гыйнвар көнне Кострома шәһәрендә булган коточкыч вакыйга барыбызны да тетрәндерде. Ул көнне әнисен көтеп, балалар ял үзәгендә уйнап йөргән 5 яшьлек кыз баланы ике педофил: 44 яшьлек Денис Герасимов һәм 24 яшьлек Вадим Беляков (шул ук Герасимовның элекке корбаны) урлап алып китәләр. Җинаятьчеләр тулай торактагы бүлмәләренә алып барып, шул сабый гына кызчыкны ерткычларча җәфалыйлар, ахырда үтерәләр...
Эдуард Россельне дә аңлап була...
Чыганак: ТАСС.