Җинаять һәм җәза
25 гыйнвар 2022, 09:05

Туйдан соң яшь хатынын һәм аның сеңлесен юк иткән

Яшьләр 20 гыйнварда язылышканнар.

PixabayPixabay
Фото:Pixabay

Чаллы янындагы Мәләкәс авылында 21 һәм 18 яшьлек ике бертуган кызның мәетен тапканнар. Берничә сәгать узгач, үтерелгән 21 яшьлек кызның иренең мәетен Алабуга районында юлдагы бер машинада табалар. Ул үзен атып үтергән. 

Егет белән кыз 20 гыйнварда язылышкан, ә никахны алар узган елда ук укыткан булган. Үтерү рәсми язылышудан соң берничә көн узгач була. Якынча мәгълүматлар буенча, 25 яшьлек ир үзенең хатынын һәм аның сеңлесен үзләренең шәхси йортында үтергән. Видеокүзәтү камераларыннан күренүенчә, ир-ат өйдән соңгы булып чыккан. 

Хатынын һәм балдызын үтергәннән соң, ир-ат шундук үз-үзенә кул салмаган. Чыганаклар хәбәр иткәнчә, егет Чаллыга массаж сеансына килгән. Әмма моның өчен түләүдән баш тарткан һәм массаж ясаучы хатын-кызны кыйнаган. Кайсыбер чыганаклар мәсхәрәләгән дип тә язып чыктылар. 

Берничә сәгатьтән соң полиция хезмәткәрләре егетне трассада машинасында үле килеш тапкан. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.  

Коточкыч. Ничек шулкадәр ерткыч булырга мөмкин?!. Яңа никахлашкан кешегә карата шулкадәр нәфрәт була ала микән?

Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас