Җинаять һәм җәза
25 гыйнвар 2022, 08:14

Элекке ректорны әлегә СИЗОдан чыгармыйлар

Гаебе булса, иреккә чыгармасыннар инде аны.

Tatarstan.ruTatarstan.ru
Фото:Tatarstan.ru

Мәскәү шәһәр суды КФУ ректоры Илшат Гафуровка карата чикләү чарасын үзгәрешсез калдырган.

Илшат Гафуров 1999 елда кеше үтерү маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше сәбәпле тоткарлануына карата шикаять биргән, дип хәбәр итәләр Мәскәү шәһәр судының матбугат хезмәтендә.  Әмма аңа чикләү чарасын үзгәртүдән баш тартканнар. Хәтта өй арестыннан да. Ул 21 февральгә кадәр Тикшерү изоляторында утырачак.

Гафуровны алдан сөйләшеп ялланган төркем белән кеше үтерүдә, шулай ук үтерүгә әзерләнүдә  гаеплиләр. Сүз Алабуга советы депутаты һәм шәһәр базары хуҗасы Айдар Исрафиловка карата кылынган җинаятьләр турында бара.

Моннан 20 елдан артык вакыт элек Исрафиловны Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янындагы автомобильләр стоянкасында үтергәннәр. Туктап торган ВАЗ-2106 машинасыннан ак куртка кигән ир чыга да дистәләгән халык алдында депутатны пистолеттан атып үтерә. Ул Алабуга халык депутатлары берләшкән советы депутаты булган.

Гафуровны  “29нчы комплекс” берләшкән җинаятьчел төркем лидеры Адыган Сәләхов күрсәтмәләре аркасында тоткарлыйлар. 1990 елларда бу иң кансыз һәм явыз җинаятьчел төркемнәрнең берсе булып саналган.

“29нчы комплекс” –  90нчы елларда Татарстан, Мәскәү һәм Украина территорияләрендә гамәлдә булган иң эре җинаятьчел төркемнәрнең берсе. Төркемнең нигезен Яр Чаллы шәһәрен күтәрүче төзелеш отрялары ирекмәннәре тәшкил иткән. Аларның өстендә – 20дән артык үтерү очраклары. Төркемнең 30дан артык әгъзалары хөкем ителгән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас