Шушы көннәрдә Русия прокуратурасы оештырылуга 300 ел тулды. Замана прокуратурасына нигезне ерак тарихта Петр 1 салып калдыра. 1722 елның 12 гыйнварында Русиядә беренче тапкыр прокуратура көне барлыкка килә. Петр 1 сенаторларны генерал-прокурор белән таныштырганда: “Бу – минем күзләрем, мин сезне шул күзләр аша күреп торачакмын”, - ди. Прокурорның төп вазыйфасы – сенатның эшчәнлеген контрольда тоту була.
Шул вакыттан алып прокуратураның асылы үзгәрми: Русиядә прокуратура гражданнар үзләренең теләсә нинди сораулары һәм хәсрәтләре, проблемалары белән мөрәҗәгать итә ала торган бердәнбер дәүләт органы булып кала.
Шушы олуг юбилей уңаеннан “Өмет” гәзитенең күптәнге авторы, Уфа шәһәре Киров районы прокуроры, юстициянең өлкән советнигы Илһам Гәли улы Хәбибуллин белән әңгәмә кордык.
- Илһам Гәлиевич, прокуратураның асылы һаман да шул ук каламы?
- Үткән ел һөнәребезнең 300 еллыгы уңаеннан күп чаралар белән үтте. Төрле мәдәни, спорт чаралары үтте, уку йортларында, матбугат битләрендә чыгышлар ясадык, прокуратураның заманча җәмгыятьтә тоткан роле турында сөйләдек.
Бүгенге көндә прокуратураның төп юнәлеше булып кешенең хокукларын, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау, җинаятьчелек белән көрәшү һәм закон белән тәэмин итү кала.
- Кешеләр сезгә нинди проблемалар белән килә?
- Безнең төп эшебез – хокук саклау функциясе. Шуңа да прокурорлар бөтен өлкәләрдә дә тикшерүләр үткәрәләр. Былтыр безнең район прокуратурасына 4133 мөрәҗәгать килде (аннан алдагы елда 4882 булган). Иң күп мөрәҗәгатьләр – эш хакын вакытында алалмау. Безнең бу сораулар – хезмәт законын саклау, хезмәткәрләрнең эш хакын вакытында алуын тәэмин итү – төп бурычыбызның берсе булып тора. 2021 елда бу өлкәдә 750 закон бозу очрагы теркәлде, судка 1216 иск гаризасы китте, 7,5 млн. сум эш хакын түләтүгә ирештек.
Әйтик, бер ир үзенең “Стройэкспо” җәмгыятендә 2019 елдан бирле эретеп ябыштыручы булып эшләвен сөйләде. Аның белән хезмәт килешүе төземәгән булганнар һәм ел ахырында эш хакы бирмәгәннәр. Шуның өстәвенә, ир эш вакытында бәхетсез очракка юлыккан. Суд аның бөтен хокукларын тергезде.
- 2021 елда районда җинаятьчелек кимедеме, әллә арттымы?
- Бөтен хокук саклау органнары да җинаятьчелекне киметү буенча зур эш алып бара. 2021 елда безнең район территориясендә 3500 җинаять очрагы теркәлде. Кылынган җинаятьләрнең күбесе урлашу белән бәйле. Кибермошенниклык кылу очраклары арта. Былтыр бу өлкәдә 588 җинаять кылынды. 2020 ел белән чагыштырганда 76 җинаятькә күбрәк һәм салынган зыян хакы да 6 млн. сумга артыграк. Бу нәрсәне аңлата? Җинаятьчеләр хәзер урамда пычак тотып кеше талап йөреми, алар акылларын эшкә җигәләр, мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланалар. Кешеләрнең банк карталары номерларын, пин-кодларын, парольләрен, паспорт мәгълүматларын урлыйлар. Кибермошенникларның корбанына әйләнмәс өчен игътибарлы булыгыз, телефоннан таныш түгел кеше белән сөйләшмәгез, смс-хәбәр килсә, аларның ссылкалары буенча керергә ашыкмагыз.
Үсмерләр арасында кылынган җинаятьләрнең азаюын билгеләп үтәргә кирәк. Эшләнгән профилактик чаралар үз җимешен бирә.
- Коррупция белән көрәш ничек бара?
- 2021 елда бу уңайдан закон бозу очрагы буенча 14 предаставление яздык, вазыйфа биләүче 15 кеше дисциплинар, 9 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды, 1 җинаять эше ачылды. Былтыр Башкортстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрын хөкем иттек, 2015 елның ноябрендә конкурс үткәрмичә генә 26 млн. сумлык ике җир участогын сатарга рөхсәт бирә.
Башкорт дәүләт медицина университетында да җир сату буенча законсыз гамәлләр табылды. Аукцион үткәрми генә коммерция фирмасына склад комлексын, 22 млн. сумга җир участогын саталар. Фирма исә җирне күпфатирлы күп катлы торак йортлар төзү өчен төзелеш компаниясенә сата.
Торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә дә даими рәвештә закон бозу очраклары ачыкланып тора. Өлешчеләрнең хокукларын яклау буенча эш алып барабыз. Безнең район территориясендә әлеге вакытта 42 төзү компаниясе 84 күпфатирлы йорт төзи. 80 объект 7 мең кешенең 25 млрд. сум акчасына төзелә. Без төзелешнең бөтен этапларында да күзәтү алып барабыз.
- Илһам Гәлиевич, бүгенге көндә иң аяныч һәм куркыныч булган проблемаларның берсе булган – террорчылыкка каршы тору өлкәсендә нинди эшләр башкарыла?
- Былтыргы елның 12 аенда бу өлкәдә 158 закон бозу очрагы ачыкланды. Иң куркыныч тудырган урын булып интернет челтәре кала. Террорчылыкны булдырмас өчен даими рәвештә мәгариф, дини оешмалар белән ведомствоара киңәшмәләр үткәрелеп тора.
- Былтыр ничә җинаять эше карадыгыз?
- Киров районы суды тарафыннан 866 кешегә карата 806 җинаять эше каралды. Коррупцион юнәлештәге һәм биләгән вазифаларын явыз мәнфәгатьтә куллану буенча эшләр аерым игътибар үзәгендә тора. Миграция өлкәсен котнрольда тотабыз. Былтыр вазыйфа биләүче 2 кеше җаваплылыкка тарттырылды, 5 кешегә административ җәза бирелде. Чит илдән килүчеләрне законсыз пропискага кертү буенча 9 җинаять эше ачылды.
- Быелгы елга теләкләрегез?
- Форсаттан файдаланып, прокуратура ветераннарын үтеп киткән һөнәри бәйрәмебез белән котларга телим. Барсына да сәламәтлек, озын гомер, эшләп йөрүче хезмәттәшләремә түземлек, эшләрендә уңышлар телим! Һәркемнең гаиләсендә сөю һәм байлык булсын!
Эльвира Әсәдуллина әзерләде.