Җинаять һәм җәза
21 Января 2022, 11:14

Сыйныфташының башына пистолеттан аткан

Килеп терәлдек: укучылар мәктәпкә корал йөртә башлады.

fishki.netfishki.net
Фото:fishki.net

Новосибирск өлкәсендәге бер мәктәптә укучы малай 11 яшьлек малайның башына пневматик пистолеттан аткан.

“Новосибирск онлайн” басмасы мәгълүматлары буенча, вакыйга 19 гыйнварда физкультура дәресендә булган.

“Кызлар спорт залында калганнар,  малайларны тышка алып чыгып киткәннәр. Анда игезәк малайлар укый, аларның берсе мәктәпкә корал алып килгән булган. Пистолет белән уйнаган мәлдә ул ялгыш атып җибәргән һәм сыйныфташына эләккән”, – дип сөйләгән бер укучы кызның әнисе.

Нәтиҗәдә башының маңгай өлеше җәрәхәтләнгән малайны дәваханәгә озатканнар. Аның әти-әниләре полициягә гариза язганнар. Мәктәпкә корал алып килгән укучының пистолетын алганнар һәм экспертизага юнәлткәннәр. Әле тикшерүчеләр бу хәлне җентекләбрәк өйрәнә. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас