Җинаять һәм җәза
20 гыйнвар 2022, 08:41

Туганын үтереп, гәүдәсен базга яшергән

4 ел элек кылган җинаяте хакында хәбәр иткән.

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Уфаның Калинин районы буенча Тикшерү бүлеге кеше үтерүдә гаепләнүче 48 яшьлек иргә карата ачылган җинаять эшен тикшерде.

Төбәкнең Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 2021 елның 4 ноябрендә уфалы ир 4 ел элек туганымның малаен үтереп, гәүдәсен фатирдагы базда яшердем дип полициягә мөрәҗәгать итә. Вакыйга урынын тикшерсәләр, чыннан да ир калдыкларына тап булалар.

Тикшерү ачыклавынча, гаепләнүче үзенең 32 яшьлек туганы белән бергә яшәгән.  2017 елның 31 октябрь төненә каршы, алар арасында яшь егет наркотик кулланганы өчен җәнҗал чыга. Талашудан йодрык уйнатуга күчәләр, гаепләнүче яшь егетнең муенына  ике тапкыр пычак белән суга. Егет үлә. Җинаятьче  аның гәүдәсен фатирындагы базда яшерә. Аның югалуы хакында беркая хәбәр ителми, чөнки егет башка туганнары белән аралашмаган.

Җинаять эше судка юнәлтелгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас