

Вячеслав Володин: “Балаларны якларга тиешбез!”
Педофилларны гомер ахырына кадәр тимер рәшәткә артына утырту турында закон кабул ителде.
Бу закон балигъ булмаганнарга карата көчләү гамәлләре кулланып караган яки ике яки аннан да күбрәк балага карата шундый гамәл кылган өчен бер тапкыр җәзага тарттырылган җинаятьчеләргә карата кабул ителгән.
Бу хакта РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
“Эш дәвам итәчәк. Безгә балаларны саклау мөһим. Үз мөмкинлекләрен шундый җинаятьләр өчен куллануы ихтимал булганнардан. Шуңа бәйле рәвештә: әгәр көчләү бала белән яшәүче; балигъ булмаганны тәрбияләү һәм аны карау, укыту өчен җаваплы, мавыгуларын яклаучы; балигъ булмаганнарга хезмәт тәрбиясе һәм белем бирү тармагында эшләрне алып баручылар тарафыннан кылынса без катгыйрак чаралар кертү юлларын карыйбыз.
Шулай ук балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаять эшләрендә вакыты чыгу турында пунктны бетерү тәкъдим ителә,” – диде Вячеслав Володин.
Бу тәкъдимнәр 7 февральдә Дума Советында каралачак.