

РФ Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин Илназ Галәвиевны ни өчен башта үз акылында булмаган дип табуларының сәбәбен аңлатты.
Беренче экспертиза вакытында экспертлар аның деструктив субкультура йогынтысында булуын исәпкә алмаган. Икенче экспертиза вакытында экспертлар күбрәк булган һәм алар арасында деструктологлар да булган. Галәвиевның җинаять кылу мотивы – субкультурада булучыларның гамәлләрен кабатлау булган. Аеруча аны Керчь колледжында атыш оештырып кешеләр үтерүче яшь егетнең җинаяте “рухландырган”.
Чыганак: rg.ru