

РФ Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә атыш оештырып кешеләрнең гомерен кыйган Илназ Галәвиев бу җинаятькә айлар буе әзерләнгән дип белдерде.
РИА-Новости агентлыгы хәбәр итүенчә, Галәвиев 2021 елның башында атыш оештыру турында уйлана башлый. Бастрыкин аны “колумбайн” дип исемләнгән субкультура агымы йогынтысына эләккән дип ассызыклап үтте.
Хәтерегезгә төшерәбез, Галәвиев 2021 елның 11 маенда үзе укып чыккан 175 санлы гимназиягә һөҗүм итте һәм 9 кешене атып үтерде. Шуларның 7се балалар иде...
10 декабрьдә Тикшерү комитеты Галәвиевка гаепләү белдерде. Аны ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерүдә, кеше үтерергә маташуда, шартлаткыч әзерләүдә, алдан уйлап милекне юкка чыгаруда гаеплиләр. Аны рәсми рәвештә үз акылында дип таптылар.
Чыганак: aif.ru