Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 гыйнвар , 13:29

Банк хезмәткәре 25 миллион сум акча чәлдергән

Әй курыкмыйлар да инде!

Фото:stolica-ipoteka.ru

Яр Чаллыда банк хезмәткәре саклагычтан 25 миллион сум акчаларны урлап алып чыккан. Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганагына таянып, “Челнинские известия” хәбәр итә.

Басма мәгълүматларына ярашлы, бу хәл узган елның декабрь ахырында  ГЭС поселогындагы банк бүлекчәсендә теркәлгән. Хатынның акчаларны банктан алып чыгу фактын сизмиләр, әмма Яңа ел алдыннан хезмәткәр хатын коллегаларына барын да ачыктан-ачык сөйләп бирә һәм акчаларны кайтара.

Әлбәттә, банк хезмәткәрләре бу хакта полициягә хәбәр итә. Соңрак карак хезмәткәрнең җинаятьтәше булуы да ачыклана. Аларның икесенә карата да җинаять эше кузгатканнар.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова