Җинаять һәм җәза
14 гыйнвар 2022, 06:32

Агач башына менеп качкан

Исерек булса да, җинаять кылуын аңлаган ир...

nrnews.ru Агач башына менеп качканnrnews.ru Агач башына менеп качкан
Агач башына менеп качканФото: nrnews.ru

Омск шәһәрендә бер ир кыз баланы көчләгәннән соң полициядән качып агач башына менеп утырган.

38 яшьлек ир 41 яшьлек хатынга йортка керә һәм бергә яши башлыйлар. Хатын иртән эштән кайткач, ирнең исереп идәндә йоклап ятуын күрә. 15 яшьлек кызы ирнең үзен көчләве турында сөйли. Ханым шунда ук полициягә шалтырата, үзе кызы белән хастаханәгә юллана.

Полиция хезмәткәрләре килеп җиткәнче, ир өй янында үсеп утырган биек каенга үрмәләп менеп китә. Ул шулкадәр биек итеп менә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы килеп кенә аны төшерә ала.

Әлеге вакытта ир кулга алынган, күрсәтмәләр бирә.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас