

Росприроднадзорның Көньяк Урал төбәкара идарәсе, Башнедра оешмасына “Графское” җаваплылыгы чикләнелгән җәмгыятьнең лицензиясен гамәлдән чыгаруны таләп итеп, хат юллаган.
Моңа Баймак районы прокуратурасы һәм Росприроднадзорның Көньяк Урал төбәкара идарәсенең күпсанлы тикшерүләре нигез булып тора. Алар нәтиҗәсендә предприятиенең эшчәнлегендә байтак закон бозу очраклары ачыкланган.
“Графское” җәмгыяте Баймак районы территоряисендә сибелгән алтынны разведкалау һәм чыгару максатында җир асты байлыкларын куллануга лицензиягә ия. Узган елның сентябрендә Баймак районы прокуратурасы хезмәткәрләре, күзәтчелек ведомствосы белән бергә предприятие эшчәнлеген тикшереп, административ хокук бозу очраклары турында эшләр кузгаткан иде.
Административ хокук бозу турында кузгатылган эшләр нәтиҗәсендә “Графское”га барлыгы 420 мең сумлык штраф салынды. Ә предприятиенең директоры Олег Заплатинга 33 мең штраф билгеләнде.
Моңа кадәр Идарә хезмәткәрләре “Графское” җәмгыятенең лицензиядә рөхсәт ителгән чикләрдән тыш тау җирләренең уңдырышлы катламын юкка чыгару очрагын ачыклаган иде. Туфракка салынган зыян 406, 238 миллион сумнан бәяләнә. Нәкъ шулкадәр күпсанлы закон бозу очраклары лицензияне тартып алу өчен нигез булып тора да инде.
Чыганак: bashinform.ru