

Уфада Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 3 зур эвакуацияләр дулкыны булып узды. Алар шәһәрнең барлык мәктәпләренә дә кагылды. Балалар һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен якындагы резерв биналарга чыгардылар. Болар – вузлар биналары, сәүдә үзәкләре, кибетләр һәм балалар бакчалары. Уку учреждениеләрен мхсус хезмәтләр тикшерде. Хәвефле предметлар табылмады. Бүген исә, 12 гыйнварда, эвакуацияләр дулкыны Екатеринбург мәктәпләрен ялмап алды. Биналарда мина куелган дигән хәбәр аркасында анда 90нан артык мәктәп укучыларын һәм хезмәткәрләрен эвакуацияләгәннәр.
Республиканың төп тикшерүчесе Денис Чернятьев үзенең зур интервьюсында (РФ Тикшерү комитеты барлыкка килү көне уңаеннан дөнья күрәчәк) бу мәсьәләгә кагылышлы фикерен әйтте.
“Террорчылык акты турында алдан уйлап ялган хәбәр тарату кешеләрне явызландыруга һәм җәмгыятьне тотрыксызландыруга юнәлтелгән. Аның максаты – кешеләр арасында киеренкелек тудыру, соңрак бу хәлне сәяси яисә башка нигезләрдә куллану, – ди Денис Чернятьев. – Мондый экстремистларны ачыкларга һәм аларның эшчәнлеген каты рәвештә туктатырга кирәк”.
Исегезгә төшерәбез, 22 декабрьдә Уфада 100гә якын мәктәпне эвакуацияләделәр. Бу – якынча 20 мең укучы. Эвакуацияләрнең икенче дулкыны башкала мәктәпләрендә 28 декабрьдә булды. Өченче дулкын – 29 декабрьдә. Бу көнгә күп Яңа ел бәйрәмнәре плнлаштырылган булган. Алар өзелде.
Чыганак: bashinform.ru