Җинаять һәм җәза
12 гыйнвар 2022, 07:17

Котырынган ир табибның башын телефон белән төйгән

Әстагъфирулла!

pulse.mail.rupulse.mail.ru
Фото:pulse.mail.ru

Вологда өлкәсендә яшәүче әти кеше балаларын педиатрга приемга алып керер өчен талоннар ала алмаган һәм медикларның берсен тукмаган.

Череповец шәһәрендә яшәүче  ир 10 гыйнвар көнне  7 санлы поликлиникага килгән һәм балалары өчен  тар белгечләргә талоннар алмакчы булган. Регистратурада иргә  башта участок педиатрына приемга керергә киңәш иткәннәр.  Әти кеше дәваханә кагыйдәләре аркасында  кирәкле белгечләргә керә алмавыннан канәгатьсез калган.

Регистратор бу хәлдән соң ирне поликлиника җитәкчелегенә җибәргән. Котырынган ир баш табиб урынбасары утырган кабинетка барып кергән. Кабинеттагы хатын телефоннан сөйләшкән. Дебошир аның кулыннан телефонын тартып алган һәм медикның башына суга башлаган. Аннары кабинетны кыра башлаган. “Соңрак әти кеше поликлиникадан качкан. Баш җәрәхәтләнгән табибны нейрохирургия бүлегенә салганнар”, – дип хәбәр итәләр хокук саклау органнарында.

Безнең поликлиникаларга йөрү гаять зур түземлелек таләп итә, әлбәттә. Әмма үз эшләрен кагыйдәләргә ярашлы башкарган кешеләрнең ни гаебе бар соң? Табибларга Ходай Тәгалә ярдәмен бирсен. Кешеләр белән эшләү беркайчан да җиңел түгел...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас