

20 октябрьдә Казанда яшәүче өлкән яшьтәге кешегә сертификатлаштыру федераль программасы хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтырата. Ул элек ханымның алардан хәзер яраксыз дип табылган даруларны сатып алуы турында сөйләгән. Шуңа бәйле рәвештә, барлык сатып алучыларга дәүләттән федераль программа буенча 450 мең сум күләмендә компенсация каралганлыгын әйткән.
Пенсионер ханым шалтыратучыга ышанган, чөнки ул, чыннан да, коронавирус нәтиҗәләрен дәвалау өчен элек дарулар сатып алган булган. Әмма акча алу өчен, таныш булмаган ир хатынга банк ячейкасында акча саклаган өчен 43 мең сум акча түләргә кирәк, дип белдергән.
Ханым мошенник күрсәткән исәпкә акча күчергән. Шуннан соң тегесе янә аңардан страховка өчен 50 мең сумнан артык акча күчерүне таләп итә, бу исә пенсионер хатынны сагайта. Ул, шалтыратучы мошенник булуы мөмкин дип, трубканы куйган.
Берничә көннән соң аңа таныш булмаган кыз шалтырата, ул шул ук сертификатлаштыру программасының башлыгы булып таныштыра. Ул хатын-кызны кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны күрсәтелгән исәпкә күчерергә күндергән, янәсе, бу страховка акчасын кире кайтару буенча операцияне тәмамлау өчен кирәк.
Тиздән бу хәл турында пенсионер ханымның оныгы белеп кала. Ул әбисенә мошенниклар белән элемтәгә кергән булуын әйтә һәм барлык шалтыратучыларның номерларын блокка куя. Өлкән яшьтәге ханым полициягә мөрәҗәгать итә, анда «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Зыян 261 мең сумга бәяләнгән. Полицейскийлар хәзер аферистларның шәхесләрен ачыклый.
Чыганак: "Татар-информ"