Җинаять һәм җәза
10 гыйнвар 2022, 20:57

Баласын машина багажнигына япкан

Ни өчен?

news.drom.runews.drom.ru
Фото:news.drom.ru

АКШта яшәүче бер ханым баласын COVID-19га өстәмә тест тапшырыр өчен машина багажнигында  алып барган. Шул сәбәпле аны бала  гомерен хәвеф астына куюда гаепләгәннәр.

Журналистлар фикеренчә, хатын баласын коронавируска тестлар ясау пунктына 3 гыйнварда алып килгән. Ул көнне водительләрне кабул итүче  белгеч бер  баланы машина багажнигында алып килүләрен күргәч, полициягә хәбәр иткән.

42 яшьлек Сара Бим  әңгәмә вакытында аңа багажниктагы  улының сәламәтлеген тикшертергә кирәклеген сөйли. Хатын сүзләренчә, моннан алда аның улында вирус ачыкланган, шуңа үзе дә чир йоктырмас өчен, ул аны пунктка барышлый  изоляцияләргә тырышкан.

Кабул итүче белгеч машина багажнигын ачуны таләп итә, чыннан да малайның анда икәнлегенә инана.

Тиз арада килеп җиткән полицейскийлар Сараны кулга алырга дигән карар чыгара. Ана кешенең укытучы (!) булып эшләве ачыкланган. Ахырда аны административ ялга җибәргәннәр. Америкада исә бу  ял эштән азат ителү алдыннан бирелә.

Кайчак уйлап-уйлап куям да, шундый тупас хәлләргә чит илдә генә тарыйлар кебек тоела. Ничек инде укытучы башың белән (!) баланы багажникка ябарсың? Укытучы кеше безгә киң  күңелле, шәфкатьле, балаларны яратучы изге зат булып тоела, шулай бит?!

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас