

Казахстанда ничә көннәр барган чуалышларны туктатыр өчен коллектив хәвефсезлек буенча килешү оешмалары (ОДКБ) гаскәрләре хәрби бәрелешләрдә катнашмаячак, алар дәүләт объектларын саклаячак, дип белдергән Казахстан президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Даурен Абаев “Хабар-24” телеканалында.
Казахстан Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, илдә 3 меңләп кеше кулга алынган, 26 кораллы җинаятьче юк ителгән, 18е яраланган.
Илдә террористик хәвефнең кызыл дәрәҗәсе игълан ителде.
Террорчылар ягыннан махсус кораллар белән профессиональ снайперлар эшләгән, дип белдергән Даурен әфәнде.
Чыганак: URA.RU