Җинаять һәм җәза
28 декабрь 2021, 08:16

Ике балалы гаиләне үтергәннәр

Ир-ат, хатын-кыз һәм ике бала гәүдәсен күрше хатын табып ала.

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Красноярск өлкәсенең Канск шәһәрендә ике баланы һәм аларның анасын үтергәннәр. Аларны мәрхүмә хатынның ире — 1983 елда туган ир-ат үтерүе ихтимал, дип язалар матбугат чараларында.

Ир-ат, хатын-кыз һәм ике бала гәүдәсен күрше хатын табып ала. Бу вакытта алар дүртесе дә үле була.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, хатын күрше фатирда каты кычкырышкан, талашкан тавышлар ишетә. Аннары кисәк кенә бар да тынып кала.

Аннары ул фатирга керә торган ишек ачык булуын абайлап ала. Ул биредә дүрт гәүдә күрә.

Якынча белешмә буенча, бу җинаятьне мәрхүмәнең ире оештырган булуы ихтимал. Ул 1986 елгы хатыны, 2010 елгы малае, 2014 елгы кызын үтергән.

Ир белән хатын аерылышырга җыенган. Уртак балалар өчен талаш чыга, хатын балаларны үзенә алып калырга тели, ир исә балаларын калдырып китәсе килми.

Хатын иреннән аерылып чыгып китә һәм фатир арендалый. Ир алар янына килә һәм талаш чыга.

Ир-ат пычак алган һәм балалары белән хатынын үтергән булуы, аннары үз-үзенә кул салуы ихтимал. Хәзер бу версияне тикшерәләр. Җинаять эше ачылган.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас