

Төркиядә гадәти булмаган туй булган.
Ике ел элек 23 яшьлек Казим Озан Селтик 20 яшьлек Берфин Озек исемле кыз белән очрашып йөри башлый. Чираттагы талаштан соң, кыз аның белән бүтән очрашмаска сүз бирә. Селтик кислота таба һәм кызның йөзенә сибә. Химикат кызның йөзен, муеннарын яндыра, өлешләтә сукырайта. Егетне кулга алалар, ул бичара кыздан гафу үтенеп хатлар яза башлый, яратуын сөйли.
Кыз да егетне яраткан булган күрәсең, полицияга язган гаризасын кире ала. Җәмәгатьчелек бу вакыйгага битараф кала алмый, егетне җәзага тарттыруларын таләп итә башлыйлар. Селтикны 13,5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ул төрмәдә озак утырмый, иреккә тиз чыга. Чыгу белән сөйгәненә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Кыз исә шатланып риза булган.
Кызның әтисе бу никахка ризалыгын бирмәгән диләр. “Мин берничә ел көрәштем, әмма файдасыз”, - дигән ул.
Мәхәббәт мәхәббәт инде, йөрәккә боерык биреп булмый.
Чыганак: tatpressa.ru