Җинаять һәм җәза
23 декабрь 2021, 20:31

Руханины җенси тәртипсезлекләре өчен үтергәннәрме?

Мондый хәлне күз алдына китерүе читен...

Baza һәм Mash Batash Телеграм-каналлары мәгълүматлары буенча, Нефтекамада Петропавловский кафедраль соборы игумены үтерелгән килеш табылган. Чиркәүдә ул  3 декабрьдән бирле күренмәгән. Игуменның чәнчелгән һәм кискәләнгән гәүдәсен узган дүшәмбедә протоиерей  аның өенә килгәч тапкан. Полиция тиз арада кайнар эз буенча үтерүдә шикләнелүче кешене тоткарлаган, ул шунда ук гаебен таныган. Үтерү җенси бәйләнү нигезендә кылынды дип сөйләгән ул хокук саклаучыларга.

Мәрхүм игумент берничә мәртәбә наркотиклар саклавы һәм мошенниклык өчен колониядә (!) утырып чыккан, һәм берничә тапкыр чиркәүдә  хезмәт итүгә кайткан. Имеш тә аның гәүдәсе янында тарту кирәк-яраклары һәм презервативлары тутырылган кечкенә чемодан да булган, ди...

Берничә тапкыр хөкем ителеп, рәшәткә артында утырып чыгучыларның чиркәүдә шундый җитди вазифа биләве бик сәер булып тоелды...

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас