Җинаять һәм җәза
23 декабрь 2021, 09:01

Өшегән кыз клиник үлем кичергән

Тернәкләнеп китсә ярар иде.

fn-volga.rufn-volga.ru
Фото:fn-volga.ru

Бу коточкыч хәл кичә Саратов өлкәсендә теркәлде. Прокудино авылында ялангач килеш чокырда табылган 5 яшьлек кыз клиник үлем кичергән. Бу хакта Саратов өлкәсе буенча  балалар  хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Загородняя үзенең инстаграм челтәрендә хәбәр итте. “Балалар дәваханәсенең ашыгыч ярдәм реанимациясе аны үлем тырнагыннан тартып алды. Бала яшәр өчен көрәшә! Хәле генә җитсен! Табиблар кулдан килгән барын да эшли”, – дип язган омбудсмен социаль челтәрдә.

Загородняя сүзләренчә, баланың хәле бик авыр. Ул Прокудинога вакыйганың сәбәпләрен ачыкларга баруын язган.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас