

Мәскәүнең Басманный суды депутат Айдар Исрафиловны заказ буенча үтерүдә гаепләнгән Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров өчен чикләү чарасын игълан итте. Исрафиловны 1999 елның 28 августында үтергәннәр. Гафуровны 2022 елның 21 февраленә кадәр изоляторга урнаштырганнар.
Элекке ректор тикшерү органнары үтенече белән тоткарланган. Гафуровны алдан сөйләшеп ялланган төркем белән кеше үтерүдә, шулай ук үтерүгә әзерләнүдә гаеплиләр. “Лента.ру” мәгълүматы буенча, сүз Алабуга советы депутаты һәм шәһәр базары хуҗасы Айдар Исрафиловка карата кылынган җинаятьләр турында бара.
Кулга алынганнан соң Гафуровның яклаучылары аның өчен чикләү чарасы итеп өй арестын сораган. Әмма бу үтенеч канәгатьләндерелмәгән.
20 елдан артык вакыт элек Исрафиловны Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янындагы автомобильләр стоянкасында үтергәннәр. Туктап торган ВАЗ-2106 машинасыннан ак куртка кигән ир чыга да дистәләгән халык алдында депутатны пистолеттан атып үтерә. Ул Алабуга халык депутатлары берләшкән советы депутаты булган.
Гафуровны “29нчы комплекс” берләшкән җинаятьчел төркем лидеры Адыган Сәләхов күрсәтмәләре аркасында тоткарлыйлар. 1990 елларда бу иң кансыз һәм явыз җинаятьчел төркемнәрнең берсе булып саналган.
“29нчы комплекс” – 90нчы елларда Татарстан, Мәскәү һәм Украина территорияләрендә гамәлдә булган иң эре җинаятьчел төркемнәрнең берсе. Төркемнең нигезен Яр Чаллы шәһәрен күтәрүче төзелеш отрялары ирекмәннәре тәшкил иткән. Аларның өстендә – 20дән артык үтерү очраклары. Төркемнең 30дан артык әгъзалары хөкем ителгән.
Чыганак: lenta.ru