

Балаларын җылы киемнәрсез кышкы салкында чокырда калдырган анага карата кече яшьтәгене үтерү һәм ике баланы үтерергә маташу очраклары буенча җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта Русиянең Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча төбәк идарәсендә хәбәр итәләр.
Тикшерү фикеренчә, 22 декабрьдә Саратов өлкәсенең Аткарск районында яшәүче 43 яшьлек ана улы һәм кызына тыңлашмаулары өчен ачуланган. Хатын, кулына шарф алып, балаларын буа башлаган. Үтердем дип уйлагач, ул аларны кышкы киемнәрсез тышка алып чыгып, өеннән ерак түгел чокырда калдырып киткән. Һәм үзе эз суыткан.
Әлеге вакытта анага карата чикләү чарасы билгеләргә тиешләр.
Бу коточкыч хәл турында кичә кич билгеле булды. Саратов өлкәсенең Прокудино авылында карлы чокырда нык өшегән 5 яшьлек кызны табып алганнар. Аның янәшәсендә туңып үлгән 8 яшьлек абыйсының гәүдәсе яткан. Әлеге вакытта кыз баланың хәле авыр дип бәяләнә, аның гомере өчен медиклар көрәшә.
Соңрак хәсрәт-ана вәхши кылыгын аңлаткан. Аның сүзләренчә, насос ватылу сәбәпле йортта җылылык булмаган һәм балалар өшегән. Балаларны берничек тә җылыта алмагач, “түземлеге беткән” хатын балаларны чокырда калдырып киткән.
Ана түгел инде бу, катыйль. Андыйларга иректә урын юк. Эшафотта кешеләрне үтерүче палачлардан һич аерылмый бу хатын. Гомерлеккә утыртып куйсыннар. Юкса, ул тагын һәм тагын бала табачак, алары да шушы көнгә төшмәс дип кем әйтә ала?
Чыганак: lenta.ru