

Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә полициядә хезмәт итүче эт ярдәмендә кеше үтерүдә шикләнелгән ирне тоткарлаганнар. Тышта ачы салкын һәм буран котыруына карамастан, үҗәт этнең тырышлыгы үтерүче яшәгән йортны табарга ярдәм иткән.
Канга баткан ирнең гәүдәсен күп фатирлы йорт подъездында тапканнар. Мәрхүмнең анда яшәмәве ачыклана. Әмма вакыйга урынына килеп җиткән кинолог һәм аның эте кан эзләре буенча шикләнелүче ирнең хәрәкәт итү маршрутын ачыклыйлар. Ә һава шартлары бик начар була: ул төндә ачы салкын һәм буран булган. Кан эзләре ара-тирә югалгалаган, юлны да фонарь белән яктыртырга туры килгән.
“Ниһаять, эт оперативникларны шәхси йортлар янына алып килә. Йортларның берсендә кәеф-сафа корган компанияне хокук сакчылары полиция бүлегенә алып китә. Сорау алу нәтиҗәсендә тоткарланган кешләрнең берсенең җинаять кылуга катнашлыгы ачыклана. Ир гаебен таныган”, – диелә Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.
Чыганак: lenta.ru