Җинаять һәм җәза
22 декабрь 2021, 10:43

Балалар якланган булырга тиеш!

Педофилларны каты җәза көтә.

Балалар якланган булырга тиеш!Балалар якланган булырга тиеш!
Балалар якланган булырга тиеш!

Педофилларны каты җәза көтә.

 

Русия Дәүләт думасы беренче укылышта Җинаять кодексына педофил-рецидивистларга гомерлек җәза бирү турындагы өстәмә кертү хакында закон проектын кабул итте . Бу яңалыкны кичә Федераль җыелышның түбәнге палатасында ишеттерделәр.
Закон проекты нигезендә, үзгәрешләр Русия Җинаять кодексының 131 һәм 132нче мәддәләренә кертелергә тиеш. РФ Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин бу хәлне болай аңлаты:
– Балигъ булмаган балаларга карата элек тә көчләү гамәлләре кылган, шулай ук ике һәм аннан да күбрәк үсмергә карата кылынган көчләү өчен хөкем ителгәннәргә җәза бирү турында карар кабул ителде. Гомергә ирегеннән чикләү – бу адәм актыкларын изоляцияләү мөмкинлеге бирүче гадел чара. Аларны кешеләр дип атап булмый, гәрчә алар кеше кыяфәтендә булса да.
Закон проекты берничә стадиядә бара: Дәүләт думасы тарафыннан алдан карау, аны өч укылышта кабул итү, аннары Федерация Советы һәм Русия Президенты тарафыннан карау.

Балалар якланган булырга тиеш!
Балалар якланган булырга тиеш!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас