

"Минем бу сүзләрем үлгәннәрне кире кайтармый. Әмма мин бик үкенәм",- дигән ул. Ул ялгызы эш итүен әйтә. "Мин бер сектада да тормадым",- ди ул. Тик тикшерүчеләр фаразынча, ул деструктив төркем әгьзаларына ошарга тырышкан. Кулга алынганнан соң 19 яшьлек егет үзен дорфа тота, үзен үтерергә теләвен әйтә. Барсына да; "Мин сезне күрә алмыйм",- дип кычкыра. Ул үзенең эченә монстр кереп утыруын, дөньяны биомусордан чистартырга теләвен сөйли. Җинаять эшендә 600 кеше каза күрүче булып танылган. Аны экспертиза үз акылында дип тапты. Галәвиев исә үзен психиатрия хастаханәсенә мәҗбүри дәвалануга җибәрүләреннән куркуын әйткән иде. "Мин һөҗүм вакытында, бәлки, үз-үземне белештермәгәнмендер. Хәзер мин үз акылымда, үкенәм",- дип белдергән ул. "Мине бу җинаятьтән күп нәрсә туктата ала иде',- дигән Галәвиев. Әмма нәрсәләр икәнен әйтмәгән.
Чыганак: anews.com