

Ростов өлкәсендә кеше ышанмаслык хәл булган. 2021 нче яңа елны каршы алганнан соң, 4 гыйнварда 47 яшьлек ханымның 23 яшьлек йөкле кызын тулгак тота башлый. Дөньяга сабый аваз сала. Мал сараенда сабыйны якты дөньяга туарга ярдәм иткән картәнисе кендеген кисә һәм яшь ананы өйгә кертеп җибәрә. Үзе... сабыйны бнр чиләк салкын суга салып батыра... Аннан яшәү билгеләре күрсәтмәгән баланы тиз генә чүпрәккә төрә дә, үзе яшәгән йортның артына чыгарып күмә. Шушы көннәрдә суд булачак. Бу кансыз адымга барырга аны нәрсә этәргәндер, әмма ирексездән күңелгә күренекле шагыйрь Муса Җәлилнең "Ә, бүреләр, бу кадәрле явыз түгелләр" дигән сүзләре килде... Ханым җинаятен тулысынча таныган. Ул бу адымга баруын: "Гаиләгә тагын бер бала гына җитмәгән иде",- дип аңлаткан. Кызы ире белән аерылышкан, бер кечкенә баласы бар. Хәзер ханыма 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Чыганак:donday.ru