Җинаять һәм җәза
13 декабрь 2021, 06:13

Элек йөргән кызының йөзенә кислота сипкән

Көнчеллек хисе һәм үч алу юньлегә китерми шул.

public.tvzvezda.rupublic.tvzvezda.ru
Фото:public.tvzvezda.ru

11 декабрьдә 18 яшьлек  Матвей 16 яшьлек дус кызы белән  кич Санкт-Петербург үзәгендә йөргәннәр. Даниил Кот исемле (моңарчы ул Даниял Талибов исемен йөрткән) егет, бу парга якын килә һәм яшьләр өстенә кислота сипкән. Даниил – зыян күргән кызның элекке егете.

Сыек матдә кызның йөзенә, муенына, күзенә, чәченә һәм кулына эләккән. Аны балалар дәваханәсенә алып киткәннәр һәм комага керткәннәр.

“Кислота аның тукымаларына җитди зыян салган, канына эләккән. Аның колагын ампутацияләгәннәр, йөзенең ярты өлеше эрегән, күзенең мөгез катламы “купкан”, – ди кызның егете – 18 яшьлек Матвей. Егет үзе дә бу вакыйгада зыян күргән, әмма аңа кислотаның аз өлеше тигән.

Төньяк башкаланың Октябрьский районы суды йөзе кислотага пешкән кызның элекке егете  24 яшьлек Даниил Котны ике айга  Тикшерү изоляторына озаткан. Кот җинаятен көнчеллек аркасында кылган. Аны 112 маддә (Аңлы рәвештә сәламәтлеккә урта авырлыкта зыян салу). Егеткә 5 елга хөкем ителү  яный. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас