+20 °С
Болытлы


11 декабрьдә, Русия Эчке эшләр министрлыгының наркотикларга каршы көрәш идарәсе начальнигы урынбасары Вячеслав Батурин соңгы елда яшүсмерләр наркоманиясе 60% ка арту турында хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, шул ук чорда илдә җиде меңнән артык яшь кеше наркотиклар белән агуланган.
“ Без бу күренешне булдырмау бурычы куябыз, ләкин, кызганычка каршы, пандемия чорында яшүсмерләр арасында наркомания 60% ка артты", -диде Батурин.
Чыганак: rbc.ru
Фото: rbc.ru