

Таиландның Накхонпатхом провинциясендә мотор майлары склады хезмәткәре эш урынына ут төрткән, нәтиҗәдә склад бинасы шартлаган. Daily Mail хәбәр итүенчә, хатын бу кылыгын начальнигының бертуктаусыз бәйләнүеннән гарык булуы белән аңлаткан.
Контейнерлар арасында йөргәндә складта эшләүче 38 яшьлек Энн Сриянең кулына зажигалка белән кәгазь кисәге тоткан булган. Моны соңыннан видеокүзәтү камераларыннан карап белгәннәр. Кәгазьгә ут төртеп, мотор майлары канистралары тутырылган катыргы тартмаларга ташлап китә. Бераз соңрак төшерелгән видеоязмада бер контейнер өстендә ялкын дөрләве күренә, күп тә үтми ялкын башка рәтләргә дә күчә. Бер катлы складта меңәрләгән литр мотор майлары сакланган.
Кулга алынгач, Срия складка ут төртүен сөйләп бирә. Аның сүзләренчә, җинаятькә аны 65 яшьлек җитәкчесе этәргән. Имеш, ул даими рәвештә Срияга бәйләнгән, хатынның эшенә зарланган. Янгын чыгаручы компаниядә 9 ел эшләгән. Хатын янгынның шулкадәр көчле булуын күз алдына да китермәгән, эш урынын шартлату аның уенда да булмаган, имеш. Полиция сорау алган начальник исә Срия белән һәрчак яхшы мөнәсәбәтләрдә булдым дип ышандырган.
Янгыннан соң компания күргән зыян 40 миллион бат (87 миллион сум) тәшкил иткән. 4 дсәгать дәвамында өрләп янган склад бинасын сүндерүдә 40 машина катнашкан. Янгында бер кеше каза күргән. Пожарныйлар алдында ялкынны сүндерү генә түгел, складта сакланган майларның каналга таралуын да булдырмау бурычы торган. Көчле янгында 10 йорт та зыян күргән.
Чыганак: lenta.ru