Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 декабрь 2021, 11:58

Тимур Бекмансуров сак астында кала

6 кешенең гомерен өзгән, 40 кешене яралаган студент әлеге вакытта психиатрия экспертизасы уза.

25mk.ru Тимур Бекмансуров сак астында кала
Тимур Бекмансуров сак астында калаФото:25mk.ru

2021 елның 20 сентябрендә Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында атыш оештырып, 6 кешенең гомерен өзгән, 40 кешене яралаган Тимур Бекмансуровны суд 20 февральгә кадәр арестны озайту турында карар кабул иткән.

Утырыш гаепләнүченең шәхси катнашыннан башка узган: ул әлеге вакытта психиатрия экспертизасы уза. Утырыш барышында тикшерү вәкиле хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 1 040 кеше сораштырылган, шул ук вакытта сораштырулар дәвам итә. Шулай ук гаепләнүченең һөҗүм вакытында ким дигәндә 37 тапкыр атуы билгеле.

Атыш барышында егеткә карата утлы корал кулланырга туры килгән иде, алган яраларыннан аның аягын өлешләтә кистеләр.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: