Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 декабрь 2021, 10:56

Бу дөнья кая бара?

Мәскәү шәһәрендә полиция хезмәткәрләре мәктәптә теракт оештырырга җыенган 18 яшьлек егетне тоткарлаганнар.

news.myseldon.com Бу дөнья кая бара?
Бу дөнья кая бара?Фото:news.myseldon.com

Мәскәү шәһәрендә полиция хезмәткәрләре мәктәптә теракт оештырырга җыенган 18 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Егет бу турыда үзенең "ВКонтакте" социаль челтәрендә язган булган. ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә,  Мәгариф департаменты хезмәткәрләре "ВКонтакте" социаль челтәрен мониторинглаган вакытта егетнең бу хәбәренә пәйда була. Шунда ук хокук саклау органнарына хәбәр итәләр һәм егетне мәктәпкә кергән вакытта тоткарлыйлар. Аңардан пневматик пистолет, өч газ баллончигы һәм өч пычак табылган. Тоткарланучыга 18 яшь. Тикшерү башланган. Беренче фаразларга караганда. егетнең мәктәптә укытучыларга үпкәсе калган, "Мине һәрвакыт гаепле ясыйлар иде", - дигән ул.

Егет мәктәп территориясенә койма аша сикереп керә, азрак таптанып тора һәм эчкә керергә уйлаганда аны сакчылар күреп кала.

Кая бара бу дөнья? Яшьләрнең компьютер уеннарыннан башлары китә башлады ахрысы...

Чыганак: www.tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: