

84 яшьлек пенсионер хатын 91 яшьлек ирен 50 ел кылган хыянәтләре өчен үтерүдә шикләнелә. Үлеме алдыннан ир хатынының гамәлләре турында сөйләгән.
Чыганак мәгълүматлары буенча, Мәскәү дәваханәләренең берсенә күп төрле имгәнүләр, сыдырылулар, гематомалары, баш мие җәрәхәтләре булган картны китергәннәр. Кызганычка каршы, аны коткарып булмый. Әмма бакыйлыкка күчәр алдыннан ул медикларга хатыны аны даими тукмавын сөйләп өлгерә. Сәбәбе – хатын иренең яшьлектә кылган хыянәтләрен кичерә алмаган. Озак еллар дәвамында хатын ирен кыйнап яшәгән, сугып-типкәләп кенә калмыйча, кайчагында кул астындагы әйберләр, мәсәлән, утыргыч белән дә тондыргалаган.
Бер атна дәвамында медиклар пенсионерның гомере өчен көрәшә, әмма тырышулар юкка була. Әйткәндәй, аңарда ковид та ачыкланган. Шуңа әле аның үлеме сәбәпләрен җентекләп тикшерәләр.
Чыганак: Moslenta.ru