Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 декабрь 2021, 13:09

Миллионнарга алданып, хатынын агулаган

Әмма без капчыкта ятмый шул...

Elsa Olofsson / Unsplash
Фото:Elsa Olofsson / Unsplash

Кытайның Чжэцзян провинциясе суды хатынын агулауда гаепләнгән иргә карата ачылган эшне тикшергән. Дай исемле ир хатыны белән нибары ике ай гына никахта яшәгән.

Башта Дай сөйгәне Ванны 2 миллион  юаньгә  (23,1 милилон сум) страховка сатып алырга күндергән. Страховка акчалары аның әтисенә түләнергә тиеш булган. Июльдә Дай белән Ван өйләнешкән. Туйдан соң 4 көн үтүгә Дай страховканы үз исеменә рәсмиләштергән.

Өйләнешеп ике ай үткәч, Дай  капсулалардагы  энҗе порошогын агуга алыштырган һәм хатынын алдап ике капсула эчәргә мәҗбүр иткән.

Хокук саклау органнары фаразлавынча, кытайлы хатынын үтерүне берничә ай дәвамында планлаштырган. Прокурорлар сөйләвенчә, агулы  матдәләргә заказ ясаганда ул үзенең  дусларының исемнәрен кулланган. Дай киптерелгән фуга балыгы һәм Кытай традицион медицинасында  кулланылган тетродотоксин агуын сатып алган.

Суд фикеренчә,  хатынын страховка акчаларына өмет иткән Дай агулаган. Криптовалютага  уңышсыз инвестицияләр салган ирнең 2.6 миллион  (30 миллион сум) юань бурычы җыелган булган.

Мәрхүмә хатынның туганнары аның никахы турында үлеменнән соң гына белгән.

Ахырда Дай хатынын үтерүен таныган.  Суд карары соңрак чыгарылачак.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: