Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 декабрь 2021, 21:01

Бер гаепсез ике кешене атып үтергән

Мәскәүдә МФЦ бинасында элекке хәрби ут ачкан.

АГН «Москва»
Фото:АГН «Москва»

Мәскәүнең көньяк-көнбатышындагы “Рязанский” күп функцияле үзәгендә  бер ир ут ачкан. Ике  кеше һәлак булган, дүрт кеше каза күргән.

Массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр итүләренчә, сакчы битлек киюне үтенгәч, ир  ата башлаган.

Хокук саклау органнарындагы чыганак  сөйләвенчә, һәлак булучылар – күп функцияле үзәккә килүче  һәм анда эшләүче хезмәткәр. Каза күрүчеләр арасында 10-11 яшьлек кыз бала да бар. Аны Морозов исемендәге  шәһәр дәваханәсенә илткәннәр, тагын өч кешене Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына озатканнар.

Җинаятьчене миграция сораулары буенча подразделение хезмәткәре  тоткарлаган. Хокук саклау органнары аның шәхесен ачыклаган. Ул – элекке хәрби Сергей Глазов. Адекват булмаган ирне психитрик экспертизага  җибәрәчәкләр.  

Глазов теркәлмәгән хәрби коралдан аткан. Үзе белән шартлаткыч матдәләр табылмаган.

Тикшерү комитеты үтерү һәм законсыз корал әйләнеше маддәләре буенча җинаять эше кузгаткан. Тиздән ут ачкан ирне Тикшерү комитетына сорау алуга алып киләчәкләр.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: