Җинаять һәм җәза
6 декабрь 2021, 04:29

Кипрда ике русияле хатынны үтергәннәр

Алар күмелгән урынны яңгыр юган, мәетләрне чак тапканнар.

© cyprusbutterfly.com.cy© cyprusbutterfly.com.cy
Фото:© cyprusbutterfly.com.cy

Кипр республикасының Русия илчелегендә  ике русияле хатынны үтерү очрагын раслаганнар һәм җинаять хакында комментарий биргәннәр. Бу хакта ведомство вәкиле Сергей Лагутенко РЕН ТВ каналына хәбәр итте.

Ларнаки шәһәренең   полиция департаменты мәгълүматлары буенча, якшәмбе көнне, 5 декабрьдә төнге 02.30 сәгатьтә моңа кадәр югалган ике русияле ханым мәетләре табылган.

“Сирия милләтеннән булган 3 кеше кулга алынган. Аларның берсе җинаять кылуын сөйләп биргән”, – диләр илчелектә.

Якташларыбызны үтерүдә шикләнелгән 32 яшьлек сирияле җинаятьне аудан кылган. Cyprys Mail җирле басмасы хәбәр итүенчә, ирне 10 көн элек тоткарлаганнар, әмма җинаять кылуын ул әле генә сөйләп биргән. Корбаннарының гәүдәләрен ял йорты бакчасында күмеп куйган. Озайлы яңгырлар яву сәбәпле, башта полицейскийлар ул урынны ачыклый алмаган.

Якташ туристларыбыз 43 яшьлек Хәят әл-Рәиси һәм 33 яшьлек Мария Газибагандова 17 ноябрьдә югалган булган.

Дипломатлар мәрхүмәләрнең берсенең якыннары белән элемтәгә чыккан. Икенче хатынның Русиядә туганнары юк.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас