Җинаять һәм җәза
5 декабрь 2021, 09:41

Исерек анестезиолог гаебе белән аяксыз калган

Татарстанда исерек анестезиолог аркасында аяксыз калган хәрбинең эше буенча тикшерү тәмамланган.

kazan.bezformata.com Исерек анестезиолог гаебе белән аяксыз калганkazan.bezformata.com Исерек анестезиолог гаебе белән аяксыз калган
Исерек анестезиолог гаебе белән аяксыз калганФото:kazan.bezformata.com

 

Җинаять эшендә травмотология бүлегенең 67 яшьлек мөдире, 37 яшьлек травмотолог-ортопед, 54 яшьлек анестезиолог-табибка карата гаепләү карары чыккан. Аларны сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаеплиләр.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, 2017 елның гыйнвар аенда аягы сынган ирне хастаханәгә китерәләр. Операция вакытында исерек анестезиолог-реаниматолог ирнең арка үзәгенә анестизия ясарга ярамаганлыгын аңламыйча, берничә тапкыр аңа укол кадый. Нәтиҗәдә пациентның арка миендә некроз башлана. Бүлек мөдире невролог белән киңәшләшмичә, аңа “Илизарова” аппараты кую буенча операция ясый. Аның неврологик чире барлыгын белгәннән соң да табиблар невролог белән киңәшләшергә ашыкмый. Ир, шулай итеп, ике аяксыз кала.

Табиблар исә үзләренең гаепләрен танымыйлар. Җинаять эше судка җибәрелгән. Тикшерү барышында пациентның хәрби булуы ачыкланган. Десант гаскәрләрендә Чечня сугышында катнашкан, ил президентыннан рәхмәт хаты да алган булган. Тикшерү комитеты аңа фатир, электр коляскасы алырга ярдәм иткән.

 Чыганак: tatpressa.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас