

Уфадагы бер эшкуарга көндәшләре гаиләсенең – балалар бакчасына йөрүче балаларының һәм хатынының матәм тасмасына уратылган фотоларын җибәргәннәр. Алай гына да түгел, кабергә куя торган веноклар да җибәргәләгәннәр әле. Нәтиҗәдә, иркәй эшкуарлар хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллинга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Хокук яклаучы бу турыда социаль челтәрләрдәге үз битендә язган. “Бу хәлләрне тиз арада ачыклап, эшкуарга ярдәм итеп булыр дип өметләнәм. Әлеге хәлләр фильмнардагы 90нчы елларны хәтерләтә дияр идек, юк шул, болар барысы да хәзерге заманда һәм Уфада, безнең танау төбендә күзәтелә”, - дигән Әсәдуллин.
Эшкуарның үзенең фаразлары буенча, бу этлекләрне аңа бурычы булган көндәшләре эшли. Ул полициягә дә гариза язып караган, әмма анда җинаять эше кузгатудан баш тартканнар.
Фото: yandex.ru